«Алма Спасы – и яшелчә, и җимеш... кышка әзерләп җитеш!»

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Августта Спас өч тапкыр бәйрәм ителә: беренчесе – Бал Спасы, икенчесе – Алма, өченчесе – Чикләвек Спасы.  Красновидово авылында М.Горький музее хезмәткәрләре менә берничә ел рәттән инде Идел буе халыклары гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатларында Алма Спасын бәйрәм итүне оештыра.

Быел бәйрәмне 19 августта берникадәр киңрәк мәйданчыкта уздырырга ниятлиләр.  

Оештыручылар халык йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыруны гына түгел, бәлки авыл җирлеге проблемаларын җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә  куюны да максат итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International