Августның 27 сеннән 30 ына кадәр Башкортостан Республикасы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе вәкилләре өчен Татарстан Республикасында халык мәдәнияте өлкәсенә караган актуаль мәсьәләләр буенча күчмә семинар уздырыла.
Аның кысаларында кунаклар «Авыл клубы» республика программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеге, мәдәният учреждениеләренең ТР халыклары традицион мәдәниятен саклап калуга юнәлтелгән эш торышы белән танышачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте