Республика сукырларһәм начар күрүчеләр китапханәсендә күрмәүче язучы, журналист, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф улы Еникеев105 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Республика сукырларһәм начар күрүчеләр китапханәсендә  күрмәүче язучы, журналист, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Кәлимулла улыЕникеев105 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Китап басу өлкәсендә үзенең эшчәнлеген башлап җибәреп Шәриф Кәлимуллович бөтен гомерен халыкка һәм китапка хезмәт итүгә багышлый. Татарча  Брайль алфавитын төзеп Казанда татар телендә Брайлчә китаплар бастырып чыгару эшен башлап җибәрә, аның редакциясе астында сукырлар өчен күпләгән дәреслекләр, кызыклы һәм файдалы китаплар басыла. Шәриф Еникеев шулай ук уңышлы журналистлык эшчәнлеге алып бара: үзенең мәкаләләрендә ул республиканың сукырлары тормышын яктырта, аларның уңышлары  белән таныштыра һәм күрмәүчеләр тормышында булган проблемаларны ассызыклый. Шәриф Кәлимуллович Еникеев татар милләтеннән булган сукырларга белем бирү, укыту, аларны татар телендә китаплар белән тәэмин итеп, ана телендә әдәбият укуга тартуга әйтеп күп көч куя.

Күрмәүчеләр тормышындагы истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә шушы көннәрдә авторның «Солтангәрәйнең язмышы» исемле автобиографик повесте рус һәм татар телләрендә Брайль шрифты белән басылып чыкты.

Солтангәрәйнең язмышы» повесте мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен югары рух үрнәге булып тора. Әсәрдә Солтангәрәй исемле авыл малаеның язмышы сурәтләнә. Итче-кулак кыйнавы
нәтиҗәсендә сукыр калып, ул бик күп тормыш авырлыклары һәм хокуксызлык киртәләре аша үтә. Шулай да тормышта югалып калмыйча үз юлын таба.

Повестьнең татарчасы  кабаттан басылып чыкса, рус телендәге варинты беренче тапкыр дөнья күрде. Шулай ук китапның аудоверсиясе рестоврацияләнеп санлы рәвештә  күрмәүчеләр өчен махсус форматтагы аудиокитаплар тупланган эре  www.av3715.ru. интернет ресурсына урнаштырылды. Шул рәвешле Рәсәй  һәм чит илләрдәге күмәүчеләргә авторның иҗаты белән танышу мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International