Узган ял көннәрендә Алабугада IX бөтенроссия Спас ярминкәсе узды.
Өч көн дәвамында шәһәрнең тарихи өлешендә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, артистлар, сатып алучылар, тамашачылар кайнады. Ярминкәдә катнашкан халык һөнәрчелеге осталарының саны 830дан артып китте. Алар үз эшләнмәләрен тәкъдим итү белән беррәттән, бик теләп осталык дәресләре дә бирделәр.
Шушы көннәрдә үк Кечкенә туристлык шәһәрләре һәм Кыңгырау чыңы фестивальләре дә узды һәм зур уңыш казанды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте