«Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы быелның август аеннан ноябрь аена кадәр «Торгызылган Свияжск образы» фотоконкурсын игълан итә. Конкурсны уздыру максаты: Свияжскиның тарих һәм архитектура истәлекләрен популярлаштыру, әлеге истәлекле урынның торгызылуы турындагы фотографик шаһадәтнамәләр булдыру, талантлы фотографларны халыкка таныту.
Тулырак мәгълүмат өчен: http://www.ostrovgrad.org/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте