Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән соң Түбән Ушма авылы мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада район башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да булды. Әлеге күңелле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көнгә республикада 30 программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе авылларда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгәннәр. Мәсәлән, авыл клубларын, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, юлларны ремонтлау һәм төзү, авылларны чиста су белән тәэмин итү һәм башкалар.
"Без Мамадыш районының елдан ел яхшыруын күрәбез. Яңа социаль объектлар ачыла, авыл хуҗалыгы үсә, эшкуарларга уңайлы шартлар булдырыла. Без үз чиратыбызда бу уңай үзгәрешләргә шат", - диде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Ушма авылында ремонтланган мәктәпне карады, аннан Бөек Ватан сугышында вафат булган гаскәриләр мемориалына чәчәкләр салды.