Камал театры республика көне уңаеннан спектакльләр тәкъдим итә

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

25-30 августта, театраль сезон ачылырга бер ай кала, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры алты спектакль тәкъдим итә. Традицион август спектакльләре Республика һәм Шәһәр көненә Казан кунаклары өчен Камал Театрыннан бер бүләк.

25 август – Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр.

26 август – 110 сезон премьерасы «Көтәм сине...» спектакле. Кызганыч ки, медицина көче чиксез түгел, ана булу шатлыгы һәрбер хатын-кызга да елмаймый, һәрбер гаиләгә дә андый бәхетле мәшәкатьләр насыйп булмый. Ә бәлки, усаллык, нәфрәт белән тулы, бертуктаусыз кан коелган, тереклекне юкка чыгаруга өндәгән, бетмәс сугышлар кайнаган бу дөньяга балаларның үзләренең туасы килмидер?..

27 август Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакле. Хуҗа, тирә-юньдәге әйберләргә бөтенләй башка, көтелмәгән күзлектән карый белергә сәләтле кеше ул. Бүген без – хәлиткеч вакыйгалар шаһитләре – югалып калдык. Хакыйкать кайда? Кем ягында? Бер яктан безгә, менә монысы дөрес, дип күрсәтәләр. Ә икенче яктан, юк, дөресе менә бу, диләр... Ә бәлки хакыйкатьне, Хуҗа кебек, ниндидер өченче юнәлештә эзләргәдер?

28 август – Туфан Миңнуллинның «Диләфрүз – Remake» спектакле. Әлеге спектакль 70 елларда мегапопуляр булган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакленең заманча варианты. Ремейкның режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

29 август – 108 сезонның көтеп алынган премьерасы - “Мәхәббәт FM” спектакле. Алар радиода эшлиләр. Берсе ди - джей, икенчесе тавыш режиссеры. Бер - берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер - берсен яшен тизлеге белән алыштыра.Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Кайда һәм ничек табарлар?

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган цикл 30 август тамашачыларыбыз иң яратып кабул иткән спектакльләрнең берсе - “Гөргөри кияүләре” спектакле белән тәмамлана, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Август аенда спектакльләр күрсәтү матур традициягә әверелде, ул Шәһәр һәм Республика көненә Камал Театрыннан Казан кунаклары өчен зур бүләк.

Билетларны сайтта kamalteatr.ru яки театр кассасында сатып алырга мөмкин (телефон 293-03-74).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International