Яһүд музыкасы фестивалендә беренче тапкыр җырлы тамаша күрсәтелә

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

V Халыкара яһүд музыкасы фестивалендә быел яңалык көтелә – беренче буларак тамашачыларга җырлы тамаша күрсәтеләчәк.  3 сентябрьдә М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты сәхнәсендә  җырчы һәм  актер Михаэль Рискин (Израиль) яһүд телендә башкарылган оригиналь җырлардан төзелгән «Дәү бабам җырлары» («Песни моего прадедушки»)  дигән уникаль моноспектакль тәкъдим итә. Башкарыла торган җырларның тарихы кызыклы. Михаэль Рискинга алар Любавичи авылында яһүд дин әһелендә хезмәт иткән дәү бабасыннан җырлар язылган дәфтәр рәвешендә мирас булып калган.

Спектакльдә Рискинның дәү бабасы дәфтәргә язып калдырган хатирәләр дә яңгырый. Алар Любавичи тарихындагы 4 чорга: 1905 елгы революция, Беренче Бөтендөнья сугышы, 1917 елгы революция һәм Гражданнар сугышы, колхозлаштыру чорларына карый.

Җырларны Рискин үзе музыкантлар ансамбленә кушылып башкара.

 http://vk.com/kazan.mfem

 https://www.facebook.com/kazanjewishfest

http://kazan-mfem.livejournal.com/

 kazan.mfem@gmail.com, +7 950 320 88 66

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International