“Печән базары” фестивале

2016 елның 6 августы, шимбә

7 августта Казанның нәкъ үзәгендә – Иске татар бистәсендә гаҗәеп киң күләмле милли чара – “Печән базары” фестивале уздырылачак. Быелгы "Печән базарында" Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары үз продукцияләрен - төрле сәнгать эшләнмәләре, бизәнү әйберләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар милли киеме, шулай ук татарча әдәби китаплар һ.б.ларны тәкъдим итәчәк.

Ярминкәнең уку паркында китап яратучылар өчен  татарча китаплар тезелгән "Укы" сүзе рәвешендәге киштә тәкъдим ителәчәк, шулай ук сирәк очрый торган татар китаплары буккросингы һәм әдәби квест оештырылачак. Шушында ук республиканың татар телендә чыга торган журналларына язылу, алар белән сәүдә итү дә оештырылачак.  

“Печән базары”нда  балалар мәйданчыгы да эшләячәк.

“Быелгы “Печән базары”ның тагын бер үзенчәлеге бар: Иске татар бистәсе буенча экскурсияләр оештырылачак. Моннан тыш, ярминкә кунаклары төрле конкурс-бәйгеләрдә дә катнаша ала, шигърият бәйрәме, осталык дәресләре, күңелле очрашу-аралашулар шулай ук күпләрнең игътибарын җәлеп итәр кебек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International