Алабугада Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале

2016 елның 6 августы, шимбә

Бүген Алабугада Спас ярминкәсе вакытында Спас соборында  IХ Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале концерты узды.  Бер сәгать буена дәвам иткән концерт ярминкәгә килүчеләрнең, шәһәр халкының күңеленә хуш килде.

Быел кыңгырау чыңы фестиваленә Россиянең 32 шәһәреннән һәм чит илләрдән 76 оста һәм төрле мәктәпләрдән өйрәнчекләр җыелды. Ике көн дәвамында алар катнашында утыздан артык чыгыш каралаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International