Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Каргополь уенчыгы» күргәзмәсе ачылды

2016 елның 6 августы, шимбә

5 августта кичке сәгать алтыда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Каргополь уенчыгы» күргәзмәсе ачылды. Аның экспонатлары Каргополь тарих-архитектура һәм сәнгать музее фондларыннан китертелгән.  

Экспозиция Архангельск өлкәсендә кадерләп саклана торган борынгы һөнәр – балчыктан уенчык ясау сәнгате белән, аның килеп чыгуы, узган гасырның 30-нчы елларында икенче күтәрелеш кичерүе, хәзерге чорда популярлаштырылуы белән таныштыра.   Күргәзмә бер ай дәвамында эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International