Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районының Чирмешән авылында мәдәният үзәген ачуда катнашты (Чишмәле ур., 6). Тантанада катнашучылар өчен бәйрәм концерты оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңа объектны карап чыктылар, аңлатмаларны Мәдәният үзәге директоры И. Суворова биреп барды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте