Чистай турында сукырлар өчен китаплар дөнья күрде

2016 елның 5 августы, җомга

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  Татарстанның истәлекле урыннарына багышланган китаплар чыгаруны дәвам итә. «Чистай ягы – гүзәл як» дигән чираттагы басмалар Чистай районының табигатенә, аның мәдәни-тарихи мирасына багышланган. Алар Брайльнең  рельефлы-ныкталы шрифты белән  «сөйләшә торган» китап форматында чыгарылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International