5 августтан 3 сентябрьгә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Татарстан Республикасы авылларында иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә. Спектакльләр Камал театрының 110 еллык юбилее уңаеннан күрсәтелә.
Татарстанның Кайбыч, Питрәч, Кама Тамагы, Әтнә районнарында театр 4 спектакль күрсәтә, шуларның икесе 110нчы сезон премьералары.
5 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы;
19 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Питрәч районы Шәле авылы;
25 август – И.Зәйниев «Бабайлар чуагы» спектакле, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы;
27 август – Б.Абдураззаков «Исәнме, улым» спектакле, Әтнә районы Югары Бәрәскә авылы;
3 сентябрь – Т.Миңнуллин «Мулла» спектакле, Питрәч районы Питрәч авылы.
Г.Камал театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрендә, район үзәкләрендә дә спектакльләр күрсәтү бик мөһим. «Татар театрын яраткан һәркемнең дә мәркәзебезгә килеп спектакльләр карау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без һәрдаим Татарстан районнарына, шәһәрләренә гастрольләр белән чыгабыз», - ди театр җитәкчесе.
Камал театры Татарстан авылларында август-сентябрь айларында гына түгел, 111нче сезонда ел дәвамында спектакльләр күрсәтәчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.