Урам сәнгате көннәрендә Казанда Виктор Янсонның урам театры лабораториясендә иҗат ителгән перформанслар күрсәтәчәкләр. Моның өчен оештыручылар 15 кеше сайлап алды. Алар арасында актерлар да, башка һөнәр ияләре дә бар. Режиссер һәм педагог Виктор Янсон аларны шәһәр тирәлегендә перформанслар иҗат итү принциплары белән таныштыра. Дәресләр «Угол» иҗат лабораториясенә уза. Перфомансларны тамашачыларга 13 һәм 14 августта Урам көннәре кысаларында күрсәтәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте