Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты Венера Протасова легендар дирижер Риккардо Мути белән чыгыш ясады

2016 елның 5 августы, җомга

3 августта  Италиянең Алигьери театры сәхнәсендә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты Венера Протасова легендар дирижер Риккардо Мути белән чыгыш ясады.

 Ул Дж.Вердиның «Травиата» операсыннан Виолетта ролен концерт рәвешендә башкарды.  Әлеге чыгышы җырчының Риккардо Мутиның  Равеннадагы Опера академиясендә укуына нокта куя.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International