Казан сәнгать училищесы студентлары Милена Леонова, Алина Сәмигуллина һәм Айгөл Гыйльметдинова «Таврида» бөтенроссия яшьләр мәгърифәти форумының «Яшь рәссамнар, скульпторлар һәм сәнгать белгечләре» дигән өченче профильле мәгърифәти сменасында (ул Кырымда узды) катнашты.
Бер атна буена кызлар Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшь иҗатчылар белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, атаклы осталар белән очрашуларда, уртак проектларда катнашып, идеяләргә баеп кайтты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте