15 августта кичке сәгать алтыда «Манеж»да «Триумф» галереясе тупланмаларыннан Recycle Group «Киләчәк археологиясе» күргәзмәсе ачыла.
Recycle Group – Краснодар рәссамнары Андрей Блохин һәм Георгий Кузнецовның иҗади берлеге.
«Киләчәк археологиясе» күргәзмәсенә ике авторның утыз эше – 2009 һәм 2013 елларда иҗат ителгән скульптура, инсталляция һәм график эшләр куелган. Андрей Блохин һәм Георгий Кузнецов безнең чор тарихта нинди эз калдырыр, бездән соң археологлар кеше тудырган нинди эшләнмәләр табачаклар, алар киләчәкнең мәдәни мәйданында нинди урын алачаклар дигән мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен тамашачыларга җиткерергә тырыша.
Кино һәм телевидение теоретигы Олег Аронсон кичке сәгать җидедә «Җәмгыятькә каршы сәнгать» лекциясе белән чыгыш ясаячак. Аңа керү бушлай.
(https://vk.com/recyclegroup_kazan) (www.facebook.com/events/173437016405402)
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте