Алабугада Россиянең кечкенә туристлык шәһәрләре фестивале икенче тапкыр уздырыла

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

6 августта Алабугада Россиянең кечкенә туристлык шәһәрләре «Традицияләр табигыйлеге» икенче  фестивале уздырыла. Оештыручылар әлеге колачлы вакыйга Россиянең кечкенә шәһәрләрен яңарту эшендә өлге булыр дип өметләнәләр. Алар үзәктән эчкәре урнашкан шәһәрләрне популярлаштыру, кечкенә шәһәрләрдә туристлыкны үстерү, фестивальне мондый калаларны үстерү мәсьәләләре һәм юллары турында фикер алышу мәйданчыгына әйләндерү һәм боларга федераль хакимиятнең игътибарын җәлеп итү максаты куялар.

Алабугага фестивальдә катнашу өчен мәдәниятне һәм туристлык өлкәсен актив үстерә килүче 11 шәһәрдән вәкилләр киләчәк.  

 8-906-333-38-99

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International