29, 30, 31 июльдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамачы театры беренчеләрдән булып, Бөек Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында ачык һавада үзенең спектакльләрен күрсәтте.
Спектакльләрне 10 мең кеше карый алды. «Ак Барс маҗаралары» (Х.Ибраһим), «Светофорда кунакта» (Аманулла) тамашаларын һәр ике сәгать саен 11.00, 13.00, 15.00 сәгатьләрдә теләгән һәркем бушка карый алды.
Кариевлыларның Изге Болгарда киләсе тамашалары 5, 6 һәм 7 август көннәрендә булачак. Тамашалар атна саен җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә җәй азагына кадәр дәвам итә.