XII Халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасы игълан ителде. Форумда бүләк алуга дәгъва кылучылар исемлегенә дөньяның 33 иленнән 60 фильм кертелде. Номинацияләр: «Тулы метражлы уен фильмы», «Кыска метражлы уен фильмы», «Тулы метражлы документаль», «Кыска метражлы документаль» һәм «Анимация фильмы», шулай ук Россиянең яшь режиссерлары төшергән альманахлар («Яшь Россия» позициясе).
Казан фестивалендә катнашуга быел 700дән артык гариза алынды.
«Тулы метражлы уен фильмы» номинациясендә быел Россиядән бер фильм – Якут режиссеры Сергей Потапов төшергән «Божество Дьесегой» («Илаһи зат Дьесегой») картинасы кертелде.
Татарстан режиссерлары эшләре «Тулы метражлы документаль», «Кыска метражлы документаль» номинацияләренә кертелде. Бу – Ренат Хәбибуллинның «Мечеть Марджани. История воплощенных традиций» («Мәрҗани мәчете. Гәүдәләнгән традицияләр тарихы») һәм Руслан Вәлиевның «ЗК» фильмнары.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте