5 августта кичке сәгать алтыда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Каргополь уенчыгы» күргәзмәсе ачыла. Аның экспонатлары Каргополь тарих-архитектура һәм сәнгать музее фондларыннан китертелгән.
Экспозиция Архангельск өлкәсендә кадерләп саклана торган борынгы һөнәр – балчыктан уенчык ясау сәнгате белән, аның килеп чыгуы, узган гасырның 30-нчы елларында икенче күтәрелеш кичерүе, хәзерге чорда популярлаштырылуы белән таныштыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте