Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Зилә Вәлиева: "Алтын Минбәр" - террорлык белән көрәшү коралы"
2007 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Казанда быел өченче тапкыр зурлап уздырыла торган "Алтын минбәр" халыкара мөселман киносы фестиваленең кайтавазы елдан-ел ераккарак ишетелә. Казанның меңьеллыгында фестивальдә нибары 12 ил (40 эш) катнашса, быел исә 46 ил (200гә якын эш) теләк белдергән. Шунысы үзенчәлекле: фестиваль Европа кинематографистлары игътибарын җәлеп итте. Мөселман киносы җыенында быел 14 дәүләт вәкиле катнашырга теләк белдерүе шул хакта сөйли. Инде икенче фестивальне оештырган вакытта ук аның профессионалларга кызыклы булуы аңлашылган. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
Шушы көннәрдә кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев җитәкләгән сайлап алу комиссиясе үз эшен тәмамлады. Шулай итеп, тамашачылар хозурына 49 фильм тәкъдим ителә. Аның уналтысы - тулы метражлы, унбише - кыска метражлы, уникесе - документаль картина һәм алтысы - телевидениедә күрсәтелгән репортажлар. Конкурста Татарстаннан Аким Салбиевның "Одиннадцать писем к Богу" (Россия, Төньяк Осетия), Башкортстаннан - "Две жены", Татарстаннан рамил Төхвәтуллинның "Дилемма" һәм Салават Юзиевнең "121" кыска метражлы кыска метражлы фильмнары катнаша. 2005 елда конкурста катнашучылар 27 иде.
Быел бәйгедән тыш программада күрсәтелүче фильмнар да - егерме җиде. Россиядән Павел Лунгинның "Остров" һәм Франция-Палестинаның "Божественное вмешательство" уртак фильмы (режиссеры Элия Сөләйман) бик әһәмиятле картиналар булып санала. Шулай ук Иран режиссеры Надер Талебзаденың - "Мессия", Бурлам Герружның "Зайна: Покорительница Атласских гор" (Германия-Франция), "Грбавица" (Австрия-Босния һәм Герцеговина-Германия-Хорватия), "Туземцы" (Франция-Алжир) кебек тулы метражлы нәфис фильмнар халыкта кызыксыну уятыр дип көтелә. Фестиваль бит әле ул - кино карау гына түгел, кино төшерүчеләр белән очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу урыны да. Быел оештырылачак остаз мәктәпләре шул рольне үти.
"Алтын минбәр" фестивале республикада үз тамашачысын тапты. Елдан-ел "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендәге "Гранд синема" кинотеатрын "штурмлаучы" киноманнар саны арта бара. Хәтта кешеләр мөселман киносын идәндә, баскычта утырып карарга да риза. Шуңадырмы: быел бәйгедән тыш кинотасмалар "Мир" кинотеатрында күрсәтелә. Бу фильмнарны башка бер фестивальдә дә күрә алмыйсың бит. Шуңа күрә Казан халкын аңларга да була. Зилә Вәлиева белдергәнчә, алдагы елларда башка кинокомплекслар да тартылачак. Мәдәният министры "Алтын минбәр"нең мөмкинлекләрен бик югары бәяли. Аның террорлык белән көрәшүдә сәнгать "коралы" булуын билгеләп үтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз