И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Уяну» триосы «Россиянең яшь сәнгатьчеләре Италиядә» фестивалендә катнашты

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Июньнең  8 еннән 15 енә кадәр  Италиянең  Лацио өлкәсе шәһәрләрендә (Рим, Санта Маринелла, Тольфа, Тарквиния, Сориано нель Чимино) «Россиянең яшь сәнгатьчеләре Италиядә» фестивале кысаларында И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең  «Уяну» триосы чыгыш ясады.  Коллективның сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының Халык артисты Люция Исәгыйлева.

Бу трио Италиядә икенче тапкыр чыгыш ясый. 2015 елда ул «Венециядә төн» фестивалендә катнашты.  Ә 2014 елда коллектив Канныда (Франция) уңышлы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International