Пианистларның Владимир Крайнев исемендәге Икенче халыкара конкурсы

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Мәскәүнең халыкара Музыка йорты быелның март аенда Пианистларның Владимир Крайнев исемендәге Икенче халыкара конкурсын уздыра.   

Беренче конкурс 2015 елның язында уздырылды һәм дөнья музыка җәмәгатьчелеге фикеренчә, яшь пианистларның абруйлы бәйгеләре арасында иң күренеклеләреннән берсе буларак танылды.

Владимир Крайнев конкурсы – халыкара мәйданда чыгыш ясау өчен яшь талантларны ачыклау, аларның һөнәри үсеше өчен шартлар тудыру ул.

Конкурсның йомгаклау этабын уздыру вакыты: 2017 елның  27 марты – 01 апреле.  

Конкурста катнашу өчен гаризалар быелның  31 октябренә кадәр кабул ителә.

+7 (495) 730-4358, +7 (968) 071-6597, e-mail: info@krainevcompetition.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International