19 сентябрьдә Казанда Юрий Башметның Бөтенроссия үсмерләр симфоник оркестрына сайлап алу уздырылачак

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

19 сентябрьдә Казанда  Юрий Башметның Бөтенроссия үсмерләр симфоник оркестрына сайлап алу уздырылачак.

2016 елда бөтен Россия күләмендә  оркестрның  яңа составына сайлап алу уздырыла, ә ноябрьдә коллектив Санкт-Петербург, Мәскәү, Амстердам, Милан һәм Венага концертлар белән барачак.  

Татарстан Республикасының яшь музыкантларын сайлап алуда катнашырга чакырабыз.

Тулырак мәгълүмат өчен:  8 (495) 212 15 65;  http://www.ysor.ru/otbor/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International