«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Александр Мичриның шәхси күргәзмәсе ачыла

2016 елның 26 июле, сишәмбе

28 июльдә  кичке сәгать дүрттә  «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Александр Мичриның шәхси күргәзмәсе ачыла.   

Россия сәнгать академиясе академигы, Президиум әгъзасы, Россия Федерациясенең Атказанган рәссамы Александр Мичри беренче тапкыр Казан тамашачысын үз иҗаты белән таныштыра.

Күпкырлы шәхес, сынлы сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә эшләүче оста – Александр Ильич Мичри – рәссамнарның өлкән буыны вәкиле.  Аның иҗатында Көнчыгыш темасы күренекле урын алып тора. Израиль, Тунис, Мисыр, Иордания, Урта Азия – Мичрины иҗатка илһамландыру чыганаклары.

Күргәзмә 21 августка кадәр эшли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International