Октябрьнең 28 еннән 29ына кадәр Казанда Россия Хор Чемпионаты кысаларында Хор сәнгате буенча ачык бәйге уздырыла. Анда теләсә нинди һәвәскәр, өйрәнчек һәм хор коллективы катнаша ала.
Ачык бәйгене уңышлы узган коллективлар Чемпионатның йомгаклау өлешендә катнашачак.
Россия Хор Чемпионаты кагыйдәләре: http://www.хоровойчемпионат.рф/#!rules/c1erv
Казанда Хор сәнгате буенча ачык бәйгедә катнашуга гариза бирү өчен: http://saluttalantov.ru/choral/request
Сораулар туса, 8 (800) 500-40-22 телефонына шалтыратып (Россия буенча шалтырату түләүсез) яисә info@saluttalantov.ru электрон почтасына язып белешергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте