Яшьләрнең һөнәри әзерлеге һәм социомәдәни үсеше системасын камилләштерүнең төп бурычларына таянып, Профориентация һәм карьера үсеше үзәге «Уңыш траекториясе» бөтенроссия профориентация порталын ача.
Социаль-мәдәни өлкәдә яшьләрнең кадрлар потенциалын үстерү максатларында Россия Федерациясе субъектларында «Уңыш траекториясе» порталы кысаларында «Иҗат компасы» махсус проектын гамәлгә ашыруга әзерлек бара.
Проектта мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем алуга, осталыкларын һәм сәләтләрен үстерүгә теләге булган 14-30 яшьлек егет-кызлар катнаша ала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте