Августның 5 еннән 7 сенә кадәр Алабуганың тарихи өлешендә, Шишкин бөясе һәм «Яшьләр» стадионы янында IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.
Анда бизәнү әйберләре, милли киемнәр, халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең иң күркәм традицияләрендә җитештерелгән товарлар тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә профессиональ артистлар, фольклор һәм цирк коллективлары чыгыш ясаячак.
8-906-333-38-99
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте