26 июльдә сәгать көндезге өчтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Насыйп замана...” күргәзмәсе ачыла. Ул Совет заманында эшчәнлек алып барган мөселман дин әһеле Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга (1896-1995) багышлана. Күргәзмә киң татар җәмәгатьчелеген моңа кадәр бары татар дин әһелләре мохитендә генә танылган шәхес турында сөйли.
Нурлат районының Колбай-Мораса авылында туган Әхмәтзәки Кизләү мәдрәсәсендә укый. Шаригать фәннәрен үзләштерүдә аның уңышлары зур була. Әмма аның эшчәнлеге СССРда атеизм чәчәк аткан чорга туры килә.
Күргәзмәдә нык иманлы, тәкъва һәм ихлас шәхеснең дин юлында фидакарь хезмәте тасвирлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте