Сентябрьнең 5 еннән 11енә кадәр Казанда XII Халыкара мөселман кинофестивале узачак.
Форумда катнашу өчен дөньяның 50дән артык иленнән җиде йөздән артык гариза алынды. Конкурс программасы август башында халыкка игълан ителәчәк. Жюри рәисе итеп танылган кинорежиссер Александр Прошкин тәгаенләнгән.
Фестиваль командасының яңа җитәкчесе итеп Миләүшә Айтуганова билгеләнде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте