Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәр елны барлык федераль округларда Бөтенроссия музыка конкурсы уздырыла. Аның максаты: музыка уен коралларында уйнауның иң күркәм традицияләрен саклап калу һәм үстерү, Россиянең бар төбәкләреннән яшь талантларны ачыклау, аларның үсешенә ярдәм итү, музыка белгечлекләренең абруен күтәрү, музыка сәнгатенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
2016 елда Конкурс түбәндәге белгечлекләр буенча уздырыла: «Тынлы уен кораллары, ансамбльләр», «Бәрмә уен кораллары», «Орган» һәм «Арфа».
http://muzkonkurs.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте