Иҗат коллективлар җитәкчеләре игътибарына!
Сезне «Мәдәни багланышлар» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакырабыз. Ул Казанда 2016-2017 фестиваль сезонында узачак. Сезгә үзегезгә уңайлы көннәрне сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Фестиваль-конкурсларны уздыру көннәре: 31 октябрь - 1 ноябрь, 2016 ел; 5 - 6 ноябрь, 2016 ел; 5 - 6 гыйнвар, 2017 ел; 9 - 10 гыйнвар, 2017 ел; 1 - 2 апрель, 2017 ел; 30 апрель – 1 май, 2017 ел; 8 – 9 май, 2017 ел.
Бу фестивальләр традицион төстә киң яңгыраш ала: иң зур бүләк өчен Россия һәм БДБ илләренең төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары көч сынаша.
Коллективлар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләячәк.
Һәр номинациядә I дәрәҗә лауреат булуга ирешкән коллективлар 2017 елның октябрендә Санкт-Петербургта узачак «Талантлар салюты» проектында катнашачак.
8 (800) 500-40-22 info@saluttalantov.ru
Нигезләмә: http://saluttalantov.ru/obshchee_polozhenie_2015-2016
Гариза бирү өчен: http://saluttalantov.ru/festivals/request
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте