«Иделдә ушкуйчылар» күргәзмәсе

2016 елның 22 июле, җомга

25 июньнән 25 сентябрьгә кадәр «Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Свияжск тарихы музеенда  «Иделдә ушкуйчылар» күргәзмәсе уздырыла.

Ушкуйчылыкның киң канат җәюе Русьта һәм Алтын Урдада үзәкләштерелгән хакимиятнең какшый башлавы белән бәйле килеп чыга.  Сәүдә һәм сәяси мәнфәгатьләр нигездә руслар, болгарларның биләмәләре, Алтын Урда җирләре урнашкан Идел белән бәйле була. Монда күпсанлы сәүдә кәрваннары узган, юлбасарлар да тик ятмаган.  Экспозициядә шушы вакыйгалар турында сөйләүче экспонатлар куелган: алар арасыннан иң игътибарга лаеклысы – ушкуйчылар көймәсе моделе, юлбасарларның төрле кораллары һәм башка әйберләр куелган.

http://ostrovgrad.org/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International