Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
6 сентябрьдә Казанга "Алтын мөнбәр" кунаклары киләчәк
2007 елның 2 сентябре, якшәмбе
6 сентябрьдә Казан "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны кабул итәчәк. Бу көнне фестиваль программасындагы фильмнар да күрсәтелә башлый, ә "Мир" кинотеатрында "Татарстан киносы көне" үтәчәк. Билгеле булганча, тантаналы ачылыш исә 7 сентябрьдә сәгать 6да "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
6 сентябрь көнне Казан аэропортына сәгать 11дә Мәскәүдән 369нчы рейс белән 70ләп кеше килеп төшәчәк. Алар арасында - жюри әгъзалары: Ауропа телевидение Ассоциациясе генераль продюсеры Инал Шерип, Мисыр актрисасы София Аль Амри, драматург, ВГИК профессоры Одельша Агишев, "Россия" каналының "Мусульмане" тапшыруы җитәкчесе Василий Антипов, кунаклардан "Аль Джазира" спутник телеканалы генераль директоры Аббас Тамим, Дабуй Халыкара фестивале директоры Mасуд Амрала Аль Али, режиссер Аким Салбиев (аның "11 писем к богу" фильмы фестивальнең бәйге программасына кертелгән), режиссер Геннадий Акименко ("Учитель ОБЖ"), япон режиссеры Фуджимото Якихиза ("Янки, отправляйтесь домой!"), Норвегия режиссер Лайн Халворсен ("Свобода слова и политическое преследование"), Мисыр режиссеры Рехам Ибраһим Зәки Махмуд Рамадан, Иран режиссеры Аббасиан Мухамад Реза, француз кино тәнкыйтьчесе Сермени Салах, Италия режиссеры Писсино Россела, шулай ук Бахрейн, Кувәйт, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Катар һ.б. ил кинематографистлары булыр дип көтелә.
6 сентябрьдә "Татарстан киносы көне" "Мир" кинотеатрында сәгать иртәнге 10да башланачак. Иң элек тамашачылар алдында Татарстан Кинематографистлары берлеге идарә рәисе Ю.Гвоздь, "Казан киностудиясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры М.Михайлов һәм тәкъдим ителүче фильмнарның төшерүчеләре чыгыш ясыячак.
Шулай итеп, сәгать 10да биредә Энвәр Габдрахмановның балалар цирк мәктәбе турында "Парад-алле" (2006) документаль фильмы, сәгать 11дә режиссер Борис Максимовның "Ласточка цвета жизни" (2006) документаль фильмы, сәгать 12дә Эдгар Бартеневның ненец Яптиков гаиләсе турында "Яптик-хэсе" (2006) документаль фильмы, 13.00дә Раил Садриевнең "Кунак" (2007) комедиясе күрсәтеләчәк.
Казанның "Сувар-плаза" сәүдә-кунакханә комплексындагы "Grand cinema" кинотеатрында исә бу көнне "Алтын мөнбәр"нең бәйге программасына һәм бәйгедән тыш программага кертелгән фильмнар тәкъдим ителәчәк. Кинотеатрның 1-нче залында сәгать көндезге 3тә Рамил Төхвәтуллинның "Дилемма" фильмы премьерасы булачак. Сценарий авторларының берсе - Айсылу Хафизова. Рольләрдә Әзһәр Шакиров, Индира Төхфәтуллина, Илсия Төхфәтуллина, Рамиль Төхфәтуллин, Руслан Үтәгәнов, Сәед Раинбәков уйный. Сәгать 5тә конкурстан тыш программада Раил Садриевнең "Кунаг"ы, 7дә Салават Юзеевнең "121" (2007) фильмы, сәгать 19.40та Альберт Шакировның "Бабай" (2007) фильмы күрсәтеләчәк.
3-нче залда кичке сәгать 6да Болгариянең режиссерлар һәм кинематографистлар ассоциациясе әгъзасы, кинооператор, режиссер, сценарийлар авторы Радослав Спасов Татарстан кинематографистлары өчен мастер-класс уздырачак. Сәгать көндезге 2дән кинотеатр фойесында кинематография темасына багышланган карикатуралар күргәзмәсе эшли башлаячак һәм Е.Алексееваның "Развитие и
становление кинематографа в Казани и Казанской губернии (1897-1917
г.г.)" китабы тәкъдир ителәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә милли коллективлар фестиваль-форумын ябу тантанасында чыгыш ясаячак
30 майда П.И. Чайковский исемендәге концертлар залы сәхнәсендә РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Әлеге концерт Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы ярдәмендә узачак Россия милли һөнәри иҗат коллективлары берлеге фестиваль-форумының финал аккорды булачак.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы мәдәният министрының музейлар көне уңаеннан котлавы
Хөрмәтле Татарстан музейлары хезмәткәрләре! Сезне Халыкара музейлар көне белән котлыйм! Бу көн – тирән һөнәри белемнәрне генә түгел, рухи байлык, дөнья тарихына һәм сәнгатькә булган олы мәхәббәтне тану һәм бәяләү символы.
13
май, 2026 ел
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале эчендә милли конкурс узачак
2026 елның 4-8 сентябрендә Татарстан башкаласында XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале узачак. Ул яшәү дәверендә кинематографик дөньяның танылган мәдәни вакыйгасына әверелде. Күренекле режиссерларның иң яхшы фильмнары ел саен әлеге кинофорум кысаларында күрсәтелә. Тулы метражлы, документаль һәм анимацион фильмга номинацияләр белән беррәттән, «Алтын минбар» фестивале Иң яхшы милли фильмнарны сайлый.
Казан Кремлендә Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясе узачак
2026 елның 16 мае, шимбә көнне, Казан Кремле кунакларны һәм шәһәр халкын Бөтенроссия «Музейлар төне» акциясенә чакыра. Акциянең темасы — «Туган», бу Россия халыклары бердәмлеге елын үткәрү белән аваздаш. Акция 17:30 сәгатьтә «Аллея кунаклары» дигән бушлай спектакль белән башланып, квестлар, экскурсияләр, остаханәләр һәм башка интерактивлар белән Казан Кремле музейларында һәм күргәзмә залларында 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. «Музейлар төне»нең тулы программасы белән сайтта танышырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз