«Свияжск артель» өченче театр лабораториясе 23 июльдә ачыла

2016 елның 22 июле, җомга

23 июльдә Свияжск утравында «Свияжск артель» өченче театр лабораториясе ачыла. Бу көнне актерлар беренче тапкыр режиссерлар Дмитрий Волкострелов (Санкт-Петербург), Роман Феодори (Красноярск) һәм Регина Саттарова (Казан) белән очрашачаклар.

Лабораториядә драматургия текстлары белән эшләү өчен вакыт аз, бу очракта нибарысы бер атна бирелүен искә төшерәбез. Нәтиҗә буларак сәхнәгә куелган театр  эскизлары Свияжск утрау-шәһәрчегендә 30 июльдә күрсәтеләчәк.

Актерларны сайлап алу өчен кастинг билгеләнгән иде. Гаризалар кабул итү 13 июльдә тәмамланды. Белоруссия, Россия, Украина һәм Латвия актерларыннан барлыгы 197 гариза килде. Режиссерлар 15 артистны сайлап алды.

Быел өч режиссерның һәрберсе берәр эскиз куячак. Исемлек июль ахырына игълан ителәчәк.

 (https://zhivoygorod.timepad.ru/event/352312).

zhivoy_gorod@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International