Рөстәм Миңнеханов: Бергәләшеп – чиркәү, дәүләт һәм җәмгыять – без Казанның Мәрьям Ана соборын камил бөеклегендә торгыза алачакбыз, дип ышанам

2016 елның 22 июле, җомга

Бүген Мәрьям Ана иконасы китерелгән урында торгызылучы собор нигезенә истәлек ташы куелды.

Ташны һәм киләчәк буыннарга мөрәҗәгатьле капсуланы салу тантанасын Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл уздырды. 

Аңарчы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы литургия уздырды. 

Чара православие бәйрәме – Изге Мәрьям Ана иконасы китерелү истәлеге көненә багышланды.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин: «Бүген без,  чыннан да, тарихи вакыйга шаһитлары булдык, Казанның һәм Татарстанның барлык кешеләре, бөтендөнья православие христианнары өчен күренекле вакыйгада катнашабыз». – диде.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич чыгышында искәрткәнчә, 400 ел буена  Казанның Мәрьям Ана иконасы ватандашларыбызны изге эшләргә  илһамландыра һәм аларга ярдәм итә. 

«Бу иконага мөрәҗәгать итеп, кешеләр иң кыен вакытта да гыйбадәт кылдылар, - диде Михаил Бабич. –Татарстан – толерантлык, башка милләтләр, диннәр вәкилләренә ихтирам белән карау үрнәге».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында   барлык православныйларны Казанның Мәрьям Ана иконасы китерелү көне белән котлады. «Бүген без без, чыннан да, тарихи вакыйга – Казанның Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә таш салу шаһитлары булдык, - диде ул. – 74 ел элек юк ителгән бөек храм урынына меңләгән кеше – бөтен Россиядән дин тотучылар, руханилар, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Патриарх Кирилл Казанның Мәрьям Ана иконасы турында җылы сүзләр әйтте. Әлбәттә, Казанга 1579 елда китерелгән Мәрьям Ана иконасы – бөтен Россиянең изге зур хәзинәсе.

Библиядә әйтелгәнчә, ташларны чәчәр вакыт бар, ташларны җыяр вакыт бар. Тарихи дөреслекне торгызып, без рухият ташларын җыябыз, бөтен дөньяга мәгълүм соборны торгызабыз. Барыгызга да бу изге эштә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм».

Рөстәм Миңнеханов рәхмәт сүзләрен аерым-аерым Патриарх Кириллга, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Сергей  Нарышкинга, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе – «Яңарыш» республика фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиевка җиткерде.

Шунысы да сөенечле, диде Татарстан Республикасы Президенты, безгә башлангычларыбызда Татарстан митрополиясе, владыка Феофан ягыннан да ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, Казанның Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу һәм илдә бердәнбер Болгар ислам академиясе булдыру турындагы указга 2015 елның 4 ноябрендә имза салынды. «Бу сөенечле хәл, - диде ул. – Бу барыбызны да берләштерә. Чөнки безнең күп милләтле җиребездә гасырлар буена төрле милләтләр яши, гаилә коралар, уртак тел табалар».
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International