«Минем гаиләмнең шәмаиле» икенче Бөтенроссия сәнгать конкурсының йомгагы

2016 елның 22 июле, җомга

22 июльдә сәгать өчтә  «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда  «Минем гаиләмнең шәмаиле»икенче Бөтенроссия сәнгать конкурсына йомгак ясалачак.  Конкурста катнашуга дүрт номинациядә  җәмгысы 200 эш бирелде. Осталар – Татарстанның төрле районнарыннан, Россия Федерациясенең төбәкләреннән.

Пыяла шәмаилләр белән беррәттән, компьютер графикасында һәм катнаш басма техникасында, станок графикасында башкарылган, чигелгән әсәрләр дә күп.  

Ислам мәдәнияте музеенда җиңүчеләрнең исемнәре тантаналы шартларда игълан ителәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International