Түбән Новгородта XVI федераль Сабан туе була

2016 елның 15 июле, җомга

Быел Федераль Сабан туе 15 һәм 16 июльдә Түбән Новгородта узачак.

Беренче көнне Мстислав Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филармониясендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерт куячак, шулай ук ТР Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе булачак.

Концерт кичке сәгать алтыда башлана. Тамашачылар хозурына Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары,  танылган артистлары чыгышы тәкъдим ителә.  Халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләреннән күргәзмә, татар милли ашамлыклары белән сәүдә итү, шулай ук спорт ярышлары күпләрнең  күңеленә хуш килер. Программаны бәйрәмнәр уздыру буенча бай тәҗрибә туплаган Түбән Кама районы әзерләгән.

Икенче көнне бәйрәм Түбән Новгородның Канавин районындагы 1 Май исемендәге парк һәм "Локомотив" стадионында 11.00дә башлана.

Федераль Сабан туе Россиянең төрле төбәкләрендә 2000 елдан бирле үткәрелеп килә. Түбән Новгородта татарларның милли бәйрәме икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе 2005 елда уздырылган иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International