La Primavera Казан камера оркестры Екатеринбургта абруйлы «Шау-шулы көннәр» музыка фестивалендә катнаша.
Фестиваль көннәрендә Екатеринбургның 8 залында һәм ачык һавада 94 концерт биреләчәк. Билетлар инде күптән сатылып беткән. Быелгы фестивальнең темасы – «Табигатьне тыңла!». Фестивальдә катнашучылар репертуарны нәкъ шушы темага нигезләнеп сайлаган. Казан артистлары, әйтик, Шенбергның оркестр һәм скрипка өчен иҗат ителгән «Төн», «Күке», Вивальдиның «Диңгездә давыл», «Якты төн», Моцартның «Кыска төнге серенада» әсәрләрен башкарачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте