«Мәгарифнең киләчәге» дүртенче халыкара фәнни конференциясе

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

30 июньнән 1 июльгә кадәр Флоренцидә «Мәгарифнең киләчәге» дүртенче халыкара фәнни конференциясе узды. Ул  яңача белем бирү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне тәэмин итү һәм тәҗрибә алмашу максатларында оештырылды.

Конференциягә дөньяның төрле почмакларыннан яңа технологияләр өлкәсендә  табышлары, туплаган тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклашу өчен укытучылар, тикшеренүчеләр, проектлар җитәкчеләре һәм аларны гамәлгә ашыручылар килде.

Музыкага сәләтле балалар белән эшләүнең Россиядә кулланыла торган ысуллары турында п.ф.к., Өстәмә һөнәри белем бирү институтының Халык художество иҗаты һәм һөнәри сәнгать факультеты деканы   Дамилә Самат кызы Надыйрова нотык сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International