Әгерҗе районы үзешчәннәре һәм Мәдәният йорты иҗат коллективлары «Мәдәни җәй -2016» проектында катнаша

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

5 июльдә, матур традициягә тугрылык йөзеннән, «Мәдәни җәй -2016» проекты кысаларында Әгерҗе муниципаль районы үзешчәннәре һәм Мәдәният йорты коллективлары һәм солистлары Менделеевск районының Сәйтәк авылына концерт белән барды. Ике сәгатьлек концертның узуы сизелмичә дә калды. Тамашачыларга ул бик ошады.

Республика үзешчәннәре концертлары авыл мәдәният йортларында җәй дәвамында сентябрьгә кадәр барачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International