2017 елда Кызылда Сабантуй уздырырга ниятлиләр. Анда Татарстан иҗат коллективлары катнашачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. Мондый карар Татарстан рәсми делегациясенең Хакасиягә һәм Тывага быелның 30 июненнән 1 июленә кадәр узган эш сәфәрләре вакытында кабул ителде.
Хакасиядә делегация «Мәдәният өлкәсе индустриясе: төбәкара хезмәттәшлек юнәлеше» халыкара мәдәни-туристлык форумының пленар утырышында катнашты. А. Сибагатуллин әйткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан вәкилләренә әлеге форумда ел саен катнашу бурычын йөкләгән.
«Бергәләп этномәдәни чаралар, конференцияләр, фәнни тикшеренүләр уздыру, шулай ук тәҗрибә алмашу, халыкның сәнгать һөнәрчелеген өйрәнү – болар да Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре», – диде министр. Ул шулай ук иҗат коллективларының гастрольләрен алмашып уздыру мәсьәләләре куелуын да билгеләп үтте.
Моннан тыш, А. Сибагатуллин әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов татар диаспорасы белән элемтәләрне ныгытырга, Тывадагы Енисей ярының иҗтимагый максатларда файдаланылу тәҗрибәсен, сәүдә нокталарының, ял итү, күңел ачу мәйданчыкларының урнаштырылуын өйрәнергә кушкан.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте