Өстәмә һөнәри белем бирү институты районнарда «Террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәшү системасында мәдәният учреждениеләре» дигән темага семинарлар уздыра

2016 елның 4 июле, дүшәмбе

29 - 30 июньдә «Террорчылык һәм экстремистлыкка каршы көрәшү системасында мәдәният учреждениеләре» дигән темага Питрәч һәм Арча районнарының социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре өчен күчмә семинарлар уздырылды.  

Лектор буларак тарих фәннәре кандидаты, Казан юридик институты доценты, подполковник  Марат Шакирҗанов чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларга террорчылыкны китереп чыгарган сәбәпләр, аның башлангычлары, механизмнары һәм хәрәкәткә китерә торган көчләре турында мәгълүмат җиткерде.  Семинарда катнашучылар сораулар бирделәр, җанлы әңгәмә алып бардылар.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International