Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Коррупциягә каршы көрәш
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Казанда "Алтын мөнбәр" фестивале кысаларында Олҗас Сөләймановның иҗат кичәсе узачак
2007 елның 28 августы, сишәмбе
Казанда "Алтын мөнбәр" III Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, кинематографист Олҗас Сөләймановның иҗат кичәсе узачак. ЮНЕСКО оешмасында Казахстанның тулы вәкаләтле вәкиле Олҗас Сөләймановның иҗат төркеме белән 9 сентябрьдә килеп, республика җитәкчелеге белән очрашуы һәм фестивальнең ябылу тантанасында катнашуы көтелә. Ул шулай ук быелгы фестивальнең җиңүчесенә үзенең бүләген дә тапшырачак. Кунаклар арасында "Матек" студиясенең генераль директоры Мәдинә Сөләймәнова, "Казахфильм" киностудиясенең генераль директоры урынбасары Анара Кашаганова да булачак. Әйтергә кирәк, профессиональ кинематографистның каләменнән төшкән "Земля отцов" ("Аталар җире"), "Синий маршрут" ("Зәңгәр маршрут") фильмнары һәркемгә таныш.
Олҗас Сөләймановның иҗат кичәсе 11 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк. Кичәдә режиссер Әнвәр Мостафинның Одельша Агишев сценариесе буенча куелган "Олҗас" фильмы күрсәтеләчәк. Шулай ук кинематографистның үзенең чыгышлары һәм "Ах, как интересно было в Петербурге" ("Петербург турында истәлекләр") дигән яңа кинопроекты тәкъдим ителәчәк. Әлеге проектны быел Россиядә һәм Казахстанда төшерә башларга ниятлиләр.
Шунысын искәртергә кирәк, Казахстанның рус телле шагыйрен Татарстан белән бик күп нәрсә бәйли. Ике ел элек ул "ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының мактаулы докторы" дипломы белән бүләкләнгән иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия лабораториясендә Татарстан тәҗрибәсе тәкъдим ителде
Шушы көннәрдә Екатеринбургта «Культуралика — 2026» Бөтенроссия мәдәни проектлар лабораториясе узды. Киң күләмле чара мәдәният өлкәсе белгечләрен тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр булдыру һәм эшнең актуаль форматларын эзләү өчен берләштерде. 50 шәһәрдән меңнән артык катнашучы мәдәниятнең файдалану өчен ачык булуы мәсьәләләрен фикер алыштылар.
Арчада «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.
Миллион сумны ничек алырга һәм 2026 елда земство мәдәният хезмәткәре булырга?
«Гаилә» милли проектының максатлары һәм бурычларына туры китереп, узган елдан Россия Федерациясендә «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Авыл җирлекләренә, эшче поселокларга, ПГТ яки 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә күчеп килгән мәдәният хезмәткәрләренә 1 миллион сум түләнә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында финанс белем турында яңа бүлек урнаштырылды
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Финанс белем» дигән яңа тематик досье урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз