Кичә Казанда "Современник" театры гастрольләре башланды.
Тамашачылар спектакль дәвам иткән өч сәгать ярым вакыт эчендә Эрих Мария Ремаркның "Три товарища" романы геройлары Роберт Локамп һәм Патриция Хольман язмышын күзәтте. Әлеге рольләрне РФның атказанган артисты Александр Хованский һәм дистәләгән кино- һәм театр бүләкләре иясе Светлана Иванова башкарды.
Мәскәү театры директоры Игорь Попов билгеләп узганча, дүрт спектакль күрсәтү өчен Казанга театрның 200ләп хезмәткәре килгән, шуңа да гастрольләрне кече дип атап булмый. Ул Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, алар Татарстан тамашачыларына "Современник"ның бүгенге репертуарындагы спектакльләрне күрү мөмкинлеген биргән.
Алдан хәбәр ителгәнчә, үзенең 60 еллык юбилее елында коллектив Казанда «Три товарища» (1 һәм 2 июль), «Вишневый сад» (3 һәм 4 июль), «Двое на качелях» (5 һәм 6 июль), «Горе от ума» (7 июль) спектакльләрен күрсәтәчәк. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенең Казанга ни өчен нәкъ менә шул спектакльләр килде дигән сорауга театрның әйдәп баручы актерларының берсе Сергей Гармаш: "Без төрле спектакльләр алып килергә тырыштык. Үзебезнең хитларны да, безнең ил классикасын да, чит ил театрын да. Тамашачылар бүгенге көндә "Современик" театрының нинди булуын аңласын өчен, беезнең репертуарның төрлелеген күрсәтергә тырыштык", - дип җавап бирде.
"Современник" труппасы Казанда бер атна дәвамында эшләячәк.
«Татар-информ» МА