Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда оештырылган күргәзмәдә Мәрьям Ананың ике йөздән артык иконасы күрсәтелә

2016 елның 2 июле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда «Мәрьям Ананың Могҗизалы образлары. Казан Мәрьям Ана  монастыре» күргәзмәсе ачылды. Бу – Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга багышланган чараларның беренчесе.

«Мәрьям Ананың могҗизалы Казан иконасы Россия һәм дөнья цивилизациясе язмышында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе шундый чараларның икенчесе булачак. Ул Татарстан башкаласында июльнең  19ыннан 20сенә кадәр узачак.  21 июльдә соборның нигезенә истәлек капсуласы салып калдыру тантанасы каралган.   Күргәзмәне ачу тантанасы урамда, музей ишеге каршында узды. Бу экспозицияне әзерләүдә Татарстанның күп кенә музейлары катнашты.  Музейның сигез залында Мәрьям Ананың образы сурәтләнгән ике йөздән артык икона куелган, алар бер генә очракта да берсе икенчесен кабатламый.

Иконаларның шактые реставраторлар тырышлыгы белән яңартылды.

Белгечләр Казанның Мәрьям Ана монастырендә язылган эшләрнең башкалардан язу ысулы ягыннан бик нык аерылуын билгеләп үттеләр. Залларның берсендә  XVI гасыр экспонатлары, шулай ук 1904 елда урланган Казан Мәрьям Ана иконасының шул чактагы рамасы куелган. Иконалар язуда кулланылучы буяулар ясала торган минераллар белән дә танышу мөмкинлеге бар.   Экспозициядә алты йөздән артык предмет бар.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International