4 июльдә «Безнең Тарих» балалар өчен тарих һәм туган якны өйрәнү палатка лагерендә чираттагы смена ачыла

2016 елның 1 июле, җомга

Июльнең 4 сеннән 16 сына кадәр Кама елгасы ярында, Лаеш районының  Шуран авылы янында   «Безнең Тарих» балалар өчен тарих һәм туган якны өйрәнү палатка лагерендә чираттагы смена ачыла.  

Һәр ел саен сменаның темасы итеп Идел-Кама буе тарихының бик борынгыдан башлап XVII гасырга кадәр булган билгеле бер чоры  сайлана. Быел Идел Болгарстанының башлангыч чоры сайланган.  Балалар X-XI гасырда яшәгән борынгы балаларыбызның тормышы белән танышачак.

Тарихка сәяхәт шул чор киемнәрен хәстәрләүдән башланачак.  Урта гасыр кешесе образына керүдә  театр һәм роль студияләре ярдәмгә киләчәк.

Смена дәвамында һөнәрчелек остаханәләре эшләячәк.

Төрле авыр хәлләрдә имин калу күнекмәләрен бирүче студиядә урманда үз-үзеңне тоту серләренә, адашканда,  юл табу осталыгына, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, дару үләннәрен танырга тәҗрибәле укытучылар өйрәтәчәк.

Кичләрен төрле бәйгеләр, уеннар уздырыла. Палатка лагерендә башка кызыклар да җитәрлек – учак янында җыелышып җырлау, су коену, дуслар белән аралашу – барысы да тиешенчә.

«Безнең тарих» 21 ел дәвамында эшләп килә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли музееның Матбугат хезмәте.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International