Татарстан Республикасы муниципаль районнарында заманча кинопроекция җайланмалары куелган кино заллары барлыкка киләчәк

2016 елның 1 июле, җомга

10 марттан 11 апрельгәчә  Кино фонды  Россия Федерациясе торак пунктларында милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыру максатларында кино күрсәтүче  оешмаларны сайлап алуга гаризалар кабул итте.

Программаның төп бурычы  - халкы элек кинотеатрларда фильмнар карау мөмкинлегенә ия булмаган торак пунктларда яңа кинозаллар булдыруда ярдәм күрсәтү. Бер кинозалга цифрлы күрсәтү һәм тавыш җиһазлары, кино экраны,  3D системалары, урындыклар, программа-аппарат чаралары алу өчен 5 млн сум акча бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Кино фондына 15 муниципаль районның мәдәният учреждениесенә ярдәм итүгә гариза бирелде.     

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International